Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Мошенникларда барысы да – ялган
2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта районда мошенниклык очраклары күбәйде.
Бу турыда күпме аңлату эшләре алып барылса да һаман мошенникларның тәмле теленә алданып, кәкре каенга терәлеп калучылар арта гына. Әмма тозакка эләккәч терсәкне тешләп буламы соң инде?! Чит-ят кешеләр үзләрен социаль яклау идарәсе, Пенсия фондыннан дип таныштырсалар, таныклыкларын күрсәтүләрен сорагыз. Төрле товар, медицина аппаратлары тәкъдим итсәләр дә ышанмагыз, акча бирергә ашыкмагыз. БУ – ЯЛГАН. Алардан документларын күрсәтүне таләп итегез, тарткалашып маташсалар шунда ук полициягә шалтыратыгыз.
Әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, берәр якын кешегезнең бәлагә юлыгуы турында хәбәр итсәләр һәм аны коткару өчен зур күләмдә акча таләп итсәләр йә булмаса нинди дә булса акчалата бүләк отуыгыз турында СМС-хәбәр килеп, кредит картагыз турында белешмә сорасалар, ышанмагыз, БУ – ЯЛГАН. Иң беренче якыннарыгызга шалтыратып, бу хәлнең дөресме-түгелме икәнен белешегез. Беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын бирмәгез. Лотерея, бәйгедә катнашмый гына приз алырга мөмкин түгеллеген исегездән чыгармагыз. Әгәр катнашкансыз икән, оештыручыларга шалтыратып белешегез.
Әгәр таныш түгел номердан банк карточкагыз “заблокировано“ дигән СМС-хәбәр килсә һәм яңадан картаны “разблокировать“ итү өчен пароль җибәрсәләр яки шалтыратсалар, ышанмагыз, БУ – ЯЛГАН. Алар җибәргән парольне җыйсагыз, телефоныгыздагы акчадан җилләр исәчәк. Мондый хәбәр алуга, банкка яки андагы сервис хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Таныш түгел кешеләрдән сак булыгыз, аларның матур сөйләп төп башына утыртып куюларын онытмагыз. Әгәр андый очракларга юлыккансыз икән, тизрәк район эчке эшләр бүлегенә 02, 22541 телефоннарына шалтыратыгыз.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз