Калада яшәгәндә бабамның улы Гариф, ягъни минем әткәй ветеринария табибы белгечлеге ала. Авылларда ул чорда да мал табиблары бик аз һәм алар бик дәрәҗәле була. Красный бордан әтине эшкә чакырып киләләр. Шулай итеп, безнең гаилә кире Кадыбашка кайтып төпләнә. Әткәйне участок ветеринары итеп билгелиләр.
Бабам исә гарәп телен дә, урысча да яхшы гына белә иде. Ул авылда укымышлы, абруйлы мулла булды. “Авыл халкы исеменнән Сталинга да хат язганым булды“, – дип сөйләгәне истә калган.
Бабам гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган Кадыбашында яшәде. Аның вафатыннан соң элек кулак мөһере сугылган кешеләрнең якыннарына акчалата компенсация түләү турында закон чыкты. Әткәй дә “безне кулак балалары дип мәсхәрәләделәр“, дип судка дәлилләр белән гариза яза. Суд башлангач, судья: “Йөрмәгез әле монда, сезгә бернәрсә дә юк“, – дип әйтеп салмасынмы... Бу сүзләрне һич тә көтмәгән әткәйнең ачуы кабара. Сикереп тора да: “Мин ул акчаны эшләп тә алам. Без бәләкәй чакта кулак баласы дип мәктәптә чәй дә эчермәгәч, үксеп елап кайтуларымны һич онытасым юк. Бер дә юкка мәсхәрәләделәр бит безне ул чакта. Бу дәүләт үзгәрмәдеме икән дип кенә килгән идем“, – дип ишекне шапылдатып залдан чыгып китә. Коридорда аны суд секретаре куып җитеп, кире залга кереп утыруын үтенә. Суд утырышыннан соң әткәйгә компенсация түләү турындагы карар язылган документ тоттыралар.
Гомер узып, яшь барган саен бу хәлләр турында ешрак уйланам. Нахакка күпме кимсетелүләр кичергән бит бабам һәм аның балалары. Бу турыда яшь буын да белеп торсын дип язарга булдым. Без дә – совет заманында алны-ялны белми эшләгән буын. Гади халыкны нахакка болай кимсетүләр кабатланмасын, еллар имин, иманыбыз бай булсын иде.