Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Күңелләр ник тар безнең
2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
“Әгерҗе хәбәрләре“нең 15нче санында “Очып кайтыр идем туган якка“ исемле язманы укыгач, төн йокыларым качты.
Бу язмада сүз картлыгында япа-ялгыз калып, Алабуганың Картлар йорты-интер
натына эләгеп, күптән түгел туган авылына бер көнгә кунакка кайтуы, аның кичерешләре турында бара.
Ишетеп белүемчә, Варкләд-Бодьяда эшкә тырыш, бердәм, нык тормышлы халык яши. Ул авылда да болын чаклы йортларында ялгыз яшәүче әбиләр дә, әби-бабайсыз гына балалар үстерүче яшьләр дә бардыр. Ник шуларның берәрсе картлыгында ялгыз калган Дарья апайны үзе янына сыйдырмады икән?! Дөрес, өлкәннәрнең дә төрлесе була, мәкерле, явыз, ачы теллеләре дә очрый. Тик фотосурәттәге Дарья апай һич кенә дә андыйга охшамаган. Ул усаллардан булса, авылдашлары аны клубта кочак җәеп каршы алмаслар иде.
Нишләптер, ул авылдагы бертуган сеңлесенә дә сыймаган. Мин аны һич тә гаепләмим. Бәлки, сеңлесе балалары белән яшидер, шуңа мөмкинлеге юктыр. Апасын мул табын әзерләп көтеп, йомшак оекбашлар бүләк итеп кире Картлар йортына озатса да, мондый җылылык кына сагышны басмый шул. Чөнки туган авыл, туган нигез кебек җанга якын төшенчәләрне берни дә алыштыра алмый. Бигрәк тә олыгайган көндә туган нигездән дә кадерле нәрсә юк. Моны үз башыннан кичермәгән кеше, бәлки, аңлап та бетермидер. Мин үзем Казан хастаханәләрендә ятып кайткач, “Аллага шөкер, үз нигеземә кайта алдым“ дип, ишегалдында ауный-ауный елый идем. Шуңа Дарья апайның кичерешләре миңа бик яхшы таныш. Татар карчыгы булса, ике дә уйламыйча үзебезгә алып кайтыр идем аны.
Әйе, халык елдан-ел кырыслана бара, күңеле дә тарая. Күп вакыт без тормышның катлаулы булуын заманага сылтыйбыз. “Элек алай түгел иде, хәзер заманасы начар“ дип сүгәбез. Ә бит замана без үзгәргәнгә шулай мәрхәмәтсезләнә бара. Хәзер күпләр бик усал, ачы телле, мәрхәмәтсез, бер-берсеннән көнләшүчән. Югыйсә, бу якты дөньяда барыбыз да кунак кына. Түрәгә дә, гади генә җыештыручыга да ике аршин җир җитә. Шул кыска гомердә бер-беребезгә ягымлырак, шәфкатьлерәк, игътибарлырак булсак, яшәүләре дә җиңелрәк, рәхәтрәк булыр иде.
Ә Дарья апай гомеренең соңгы көннәрен туган авылында уздырсын, аны тәрбиягә алучы мәрхәмәтле авылдашы табылсын иде дигән теләктә калам.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз