“Без армиягә барудан курыкмыйбыз. Чөнки хәрби бурычны үтәргә хәзердән үк әзерләнәбез“, – диләр армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр.
Моннан берничә ел элек 2нче мәктәптә кул сугышы секциясен җитәкли башлаган Рөстәм Майоровның шәкертләре бүген инде 30га җиткән.
– 8 сыйныфта укыганда Әгерҗенең данлыклы тренеры Радик абый Кулышевта дустым Ринат Вәлиуллин белән кул сугышына өйрәнә башладык. Кызыксынуыбыз көчле булгандыр инде, әлеге спорт төрен бик тиз яратып өлгердек. Аннан тормышта да төрле хәлләргә юлыгасың. Физик яктан нык булу күп кенә каршылыкларны җиңәргә ярдәм итте. Солдат тормышы да әллә ни авыр булмады. Казанда физкультура һәм спорт институтында укыганда да мин башка курсташларымнан аерылып тора идем, – ди Рөстәм үткәннәргә кайтып.
Аннан соңгы еллар мәктәптә укытучы булып эшләү, яңадан бизнеска кереп китү, гаилә тормышы... Әмма беркайчан да спортны икенче планга куймый ул. Гаиләсендә булган авыр югалтулардан соң Рөстәм, тренер булып, Әгерҗе балаларын кул сугышына өйрәтергә кирәк дигән карарга килә.
– Улым Адил үсә төшкән саен аны ни белән булса да кызыксындырырга кирәк иде. Бу идеямне җитәкчеләргә җиткергәннән соң миңа 2нче мәктәптә кул сугышы секциясе алып барырга тәкъдим иттеләр. Шәкертләрем арасында кызлар да, малайлар да бар. Бездә авыру балалар да, ятимнәр дә шөгыльләнә. Беркемне дә кире какмыйбыз. Спортның беркайчан да зыянга булганы юк, рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр, – ди тренер.