Язын хәрби хезмәткә алынасы 15татарстанлы алтернатив хезмәт сайлаган

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе вакытында Татарстаннан 15 егет альтернатив гражданлык хезмәтенә алынырга теләк белдергән. Аларның 7се Казанда “Татарстан почтасы”нда, 2се Чиләбедә өлкә клиник хастаханәсендә, 1әр кеше Чиләбедә өлкәсенең 3 нче клиник хастаханәсендә, Казандагы сугыш ветераннары госпиталенда, Киров шәһәренең Оричи бистәсендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә, Түбән Новгородның махсуслаштырылган кардиохирургия клиник хастаханәсендә һәм Н.А.Семашко исемендәге өлкә клиник хастаханәсендә, Невинномысск каласындагы химия колледжында хезмәт срогын узачак.

Шул рәвешле, 15 егетнең 8е Казанда кала, 3есе Чиләбегә, 2се Түбән Новгородка, тагын 1әр татарстанлы Невинномысск каласына һәм Киров шәһәренең Оричи бистәсенә китәчәк.


ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоэлемтә рәвешендә уздырылган брифингта шул турыда ачыклык кертте һәм хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә, 27 яше тулгач, хәрби билет урынына хәзер белешмә кәгазе генә бирелгәнен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International