Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Бер сум бирсәң, дүртне өстиләр
2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Авылларда гражданнар җыеннарында ел саен үзара салым күләмен билгелиләр. Районыбыз авылларында, гадәттә, бу салым кеше башына 100әр сум итеп билгеләнә. Хәзер исә сез биргән бу акчага Хөкүмәт тә өсти. Дүрт тапкырга арттырып!
– Мәсәлән, узган ел Сарман районы авылларында барлыгы 1 миллион 600 мең сум үзара салым җыелган. Хөкүмәт шуңа өстәп 6 миллион 400 мең биргән. Бу – күктән төшкән бәхет бит, җәмәгать. Сарманлыларның шатлыгы эчләренә сыймый. Бу акчага авылларда күпме урамнарны, күперләрне төзекләндереп, зиратларны карап, урамнарны яктыртуны җайга салып, кыскасы, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен файдалы эшләр башкарып була бит,– диде район башлыгы Ришат Нурисламов сарманлылар тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнан соң.
Үзара салымны татар авылларында халык телендә урысчалатып “самообложение“ дип әйтәләр. Халыктан җыелган бу акча авыл урамнарын, зиратларны, күперләрне, чишмәләрне, су челтәрләрен төзекләндерүгә, янгынга каршы көрәш чараларын булдыруга тотыла. 2013 елдан башлап бу максатлар өчен авыл кешесе тапшырган бу акчага республика казнасыннан да саллы гына өстәлә башлады. Мәсәлән, бер кеше биргән 100 сум салымга 400 сум(!) өстиләр. Балигъ булган һәр кеше үз авылын төзекләндерүгә 100 сумын кызганмаса, Хөкүмәтнекен дә өстәп, күпме акча керә дигән сүз бит ул!
– Узган ел безнең Кичкетаң авыл җирлегендә яшәүчеләрдән 50800 сум үзара салым җыелган иде. Менә шуны дүрткә тапкырласаң, 203200 сум була бит. Ләкин кайберәүләр шул 100 сумны да бирмиләр. Бу акчаның нәкъ менә үз төбәгебез проблемаларын, иң әүвәл урамнарны төзекләндерүгә тотылачагын аңлап җиткермиләр, ахры. Бигрәк тә хәзер, өстәп акча да бирәчәкләр бит, – ди авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Ә авыл халкының үзара салымына Хөкүмәттән акча өстәлгәнче, моңа халык ризалыгын алып, референдум үткәрергә кирәк. Гади генә әйтсәк, авыл җирлекләрендә сайлаулар уздырырга туры киләчәк. Сайлауларда авылда теркәлеп яшәүче 18 яше тулганнар катнаша. Хөкүмәт авылларыбызны төзекләндерүгә шулай финанс ярдәме күрсәтергә әзер торганда һәркем бу референдумда актив катнашыр, үзара салымны түләр дип ышанабыз. Бу акчаларны нинди эшләргә тотуны авыл депутатлары хәл итәчәк һәм бу сумма фәкать сезнең авылны төзекләндерүгә генә тотылачак. Татарстанның күп кенә районнарында үзара салым күләмен 200 сум итеп билгеләгәннәр. Бу исә республика казнасыннан тагын да күбрәк биреләчәк дигән сүз.
– Референдумны июнь ахырында уздырырга планлаштырабыз. Аны үткәрү тәртибе турында тагын да тулырак итеп аңлатырбыз әле, – ди Ришат Нурисламов.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз