Татарстанда тимер юлны аркылы чыгу урыннарына видеокамералар кую планлаштырыла, диде кичә журналистлар белән очрашуда Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Черемнов.
Яз ахырына кадәр “Дербышки” (800нче км) һәм “Бөреле” (820нче км) да, ел ахырына кадәр тагын 6 урында куелачак.
Бу карар тимер юлларда авария куркынычы көчәю сәбәпле кабул ителде.