Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәү бүлеге ачылды

2014 елның 11 апреле, җомга

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.


10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәүдә бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Яңа бүлек Мәскәү яшьләре активисты Рәмис Якупов җитәкчелегендә эшләячәк.


Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү һәм Мәскәү төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, чакырылган кунаклар, мөселман яшьләре катнашты.


Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров анда Рәмис Якупов белән хезмәттәшлек турында сөйләште һәм төрле өлкәләргә кагылышлы эш планнарын билгеләде. Бүлек мөселман яшьләренең белемен күтәрү, төрле конференцияләр уздыру һәм берлеккә мөселманнарны җәлеп итеп, бердәм булып өммәтебезгә хезмәт итүне оештыру белән шөгыльләнер дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International