2014 елда Татарстан табибларының хезмәт хакы 38 мең 206 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева әйтеп узды. Урта медицина персоналының хезмәт хакы 22 мең 275 сумга, кече персоналның 14 мең 908 сумга менәчәк. “Барлык саннар да килешенгән һәм тиешле юл карталарында беркетелгән” дип хәбәр итте министр урынбасары.
Аның әйтүенчә, 2013 елда табиблар 33 мең 447 сум. Урта медицина персоналы 19 мең 325 сум, кече персонал 12 мең 95 сум алып эшләгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге.
“2011 ел белән чагыштырганда, табиларның хезмәт хакы якынча 50 процентка арткан”, диде Е. Шишмарева