Татарстанда юридик ярдәмнең “Кайнар линия”се ачылды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча министрлыкның “Кайнар линия”се ачылды.

 

Халыкка башкарма хакимият вәкилләре, адвокатлар һәм төрле юридик оешмалар консультация бирәчәк. Адвокатларның исемлеге белән министрлыкның сайтында таныша аласыз. Алдан гариза биргән очракта консультацияләрне татар телендә дә алырга мөмкин.


“Кайнар линия” чәршәмбе көннәрендә сәгать 9 дан 11 кадәр (843) 223-02-13 телефоны буенча эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International