Юллар тәртипкә китерелә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
“Район юлларында быел күп урында тоташ ремонт таләп ителә. Тик юлларны ремонтлау – зур чыгымнар сорый торган хезмәт, шуңа “аякны юрганга карап сузарга“ туры килә“, – ди “Брус“ җәмгыятенең Әгерҗе районындагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев.

Юлларны ремонтлау эшенә юлчылар апрель башында чыктылар. Песәй–Кырынды аралыгындагы 18 чакрым юлны ямаганнар инде, бүген Наҗар–Тирсә арасында эшлиләр. 15 юлчы – иртәнге сәгать 6дан кичке 5кә кадәр кызу эштә.

– Мондый темп белән эшләгәндә, чокырларны ямау эшен май уртасында тәмамларбыз дип уйлыйм, – ди өлкән прораб.

Аннан юлчылар “карта ремонты“на керешәчәкләр. Ул урыны-урыны белән тоташ асфальт салу дигәнне аңлата. Мондый ремонтны Биектау–Мордывый арасының бер өлешендә, Мордывыйның төп урамында, Тирсә борылышында, Тирсә “заправка“сыннан Кырындыга таба ике чакрым арада башкарырга планлаштыралар.

Юлларны тоташ ремонтлау эшен быел җиде чакрым арада башкарачаклар. Шуның биш чакрымы – Иж-Бубый белән  Иж-Бәйки һәм Иж-Бәйки белән Биектау авыллары арасында.

– Бу аралыклардагы юлларның бик начар өлешләре тулысынча ремонтланачак, – ди Минсәет Мәһәдиев.  Ә ике чакрымы Песәй–Кырынды аралыгында булачак.

Юлчылар җәй дәвамында шушы эшләрне намус башкарып чыккан очракта район юллары бераз тәртипкә килер дип өметләнәбез.

Дания АБЗАЛИЕВА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International