Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
Бу көннәрдә учаклар ягу, торак йорт һәм корылмаларга 50 метр якынлыктагы кипкән чирәмне яндыру тыела. Янгын куркынычсызлыгы режимы вакытында штрафлар ике тапкыр арта. Гражданнар өчен штраф күләме 2 мең сумнан 4 сумга кадәр, ә юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр күтәрелә.
Махсус режим Татарстан урманнарында да кертелде. Анда һәвәскәр дружиналар сакта торачак.
Шашлык яратучылар өчен табигатьтә ял итү тыелмый. Бары тик куркынычсызлык таләпләрен генә үтәргә: чирәм янып китмәсен өчен учакны чокыр казып ягарга, калган чүпләрне җыештырырга кирәк. Бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 2,5 мең сум штраф каралган.