18 апрельдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләрне кичектергесез хәбәр итү системасын план буенча тикшерү уздырыла. Безнең районда андый система 4 урында- Әгерҗе, Иж-Бубый, Тирсә һәм Кырынды янгын сүндерү бүлекләрендә куелган.
Сәгать 10 нан 12 гә кадәр халык сирена авазларын, радио дикторлары тавышлары аркылы “Барыгызның да игътибарына!” дигән сигналлар ишетергә мөмкин. Моннан тыш, кәрәзле телефоннар аша халыкка хәбәр бирергә мөмкинлек тудыручы Cell Broadcast системасы да кулланылачак. Монысы абонентның телефонында махсус шундый хезмәт күрсәтү тоташтырылган булып, ул гадәттән тыш хәл килеп чыккан зонада торган очракта гына була.