Путин белән “Туры элемтә” бүген 3 сәгать 55 минут дәвам итте

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Президентына сәгатенә уртача 18 сорау бирделәр.


Владимир Путин белән “Туры элемтә” бүген 3 сәгать 55 минут дәвам итте. Исегезгә төшерик: “Татар-информ” МА сайтында да трансляция алып барылды.


Ике сәгать эчендә генә дә Путин 34 сорауга җавап бирде, шулай итеп, аның хезмәт җитештерүчәнлеге сәгатенә уртача 18 сорау-җавап тәшкил итте.


Төрле сораулар бирелде – шәхсиләрдән алып геосәясиләренә кадәр. Видеосорау Үзәк тикшерү идарәсенең һәм АКШ Илкүләм куркынычсызлык агентлыгының элеккеге хезмәткәре Эдвард Сноуден тарафыннан бирелде.


Алдан планлаштырылганча, Кырым һәм Украина очрашуның төп темалары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International