Авылларда референдум узачак

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
29 июньдә районыбызның 21 авыл җирлегендә референдум узачак.

Авыл җирлекләрендә авылны төзекләндерү – юлларны, күперләрне, суүткәргечләрне ремонтлау, юлларны кардан чистарту, зиратларны төзекләндерү өчен үзара салым җыю совет заманыннан ук килә. Аның күләмен халык авыл җыеннарында кул күтәреп билгеләде. Нигездә ул һәр авылда диярлек 18 яше тулган һәр кешедән 100әр сум җыела һәм бу акча җирле бюджетны тулыландыра иде. Хәзер исә үзара салым җыюда кайбер яңалыклар бар. Моңа кадәр дә бу турыда газетабызда хәбәр итсәк тә, әлеге үзгәрешләр турында исегезгә төшереп үтәбез. Узган елның ноябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымын 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслау турында карар кабул итте. Ягъни син биргән 100 сум акчага республика казнасыннан тагын 400 сум өстәячәкләр. Нәтиҗәдә, бер кешедән 500 сум була дигән сүз бит. Ләкин моның өчен җирле власть халыкның ризалыгын алу өчен референдум үткәрергә тиеш. Ә референдум, гади генә итеп әйткәндә, шул ук сайлау ул. Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум 29 июньдә үтәчәк. Анда 18 яше тулган, шул авыл җирлегендә теркәлгән гражданин катнаша ала. Әгәр референдумда аларның 50 проценты катнашса һәм аларның яртысы үзара салым җыюга “әйе“ дип тавыш бирсә, референдум узган булып санала.


– Шулай итеп, 29 июнь көнне авыл халкы туган төбәген төзекләндерү өчен үз өлешен кертергә ризамы-юкмы икәнлеген тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк. Минем уйлавымча, син бирәчәк акчага хөкүмәт тагын 400әр сум өстим дип торганда туган авылының патриоты булган һәр кеше референдумда “ әйе“ дип җавап бирер. Моңа кадәр авылларда үзара салымны 100әр сумнан гына җыялар иде. Ләкин бәяләр артып торганда аны 200 сумга күтәрергә кирәк дип саныйм. Бу акча читкә китмәячәк. Фәкать туган авылыгыздагы төзекләндерү эшләренә тотылачак бит. Минем урамда юллар әйбәт, баганада ут яна, референдумда катнашмыйм һәм үзара салымны түләмим дип баш тартучылар булмас дигән теләктә калам, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.


– Референдум көнне сайлау участогында  һәр гражданин бюллетень ала. Ә анда үзара салым суммасы язылган һәм син “әйе“ яки “юк“ дигән җавапны сайларга тиеш. Туган авылын төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләүче һәркем “әйе“ дип тавыш бирер дип ышанам. “Тамчыдан күл җыела“, дип юкка гына әйтмиләр. Сезнең матди ярдәмегез туган авылыгызның шактый проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк бит, – ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Флүр Нәбиев.


Халыктан җыелган һәм аңа өстәп республика казнасыннан кергән акчаның һәр тиене ныклы контрольдә булачак. Аны авылны төзекләндерүдән тыш, башка максатларга тоту катгый тыела. Халык үзе дә кайсы эшләрне беренче чиратта башкарырга кирәклеген хәл итүдә үз сүзен әйтергә тиеш. Авыл җирлеге башлыгы елга бер тапкыр бу акчаларның нинди максатларда тотылуы турында халык алдында хисап тотачак.


Республика җитәкчелеге авыллар проблемаларын хәл итүгә өстәмә акча бирәм дип торганда, районыбызның бер генә гражданины да 29 июньдә узачак үзара салымны билгеләүгә багышланган референдумда катнашмый калмас.


Газета укучыларыбыз бу турыда нинди фикердә? Җавапларыгызны 22962 телефонына шалтыратып әйтә аласыз, газетабызның agr-vesti@ mail.ru электрон адресына да язарга була. Референдум турында сезнең фикерләр газетаның киләсе җомга санында урын алачак.

 

Рәмзия Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International