Бүген Россиядә БДИ ның төп дулкыны старт ала. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта 9-11 сыйныфлар, узган елгы чыгарылыш укучылары, чит илләрнең белем бирү учреждениеләрендә укыган гражданнар бердәм дәүләт имтиханнары бирәчәк.
Беренче булып бүген география һәм рус әдәбиятын сайлаганнар бирә. Рус теленнән мәҗбүри имтихан 29 майга, математикадан 5 июньгә билгеләнгән.
Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән сәгать 10.00 да башлана. 9 -11 сыйныфлар өчен математика белән рус теленнән имтиханнар 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.