Сөбханаллаһ, Абделмәлик!

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Болгарның Ак мәчетендә республика күләмендә Ислам викторинасы уздырды. Бәйгедә безнең районнан да дүрт малай катнашты.

Менә алар, дәрәҗәле бәйгедә катнашкан яшь кардәшләребез: Әгерҗедән Инсаф Зәйнуллин,  Ислам Каргаш, Зөфәр Закирҗанов, Вәсил Гайфуллин, Тирсәдән Илнар Закиров, Чишмәдән  Абделмәлик Корбанов.
Бәйге ике көн дәвам итте.
– Һәр катнашучының тирән дини гыйлемле булуы, сорауларга төгәл җавап бирүе мактауга лаек. Ә призлы урын алучылар арасында Абделмәликнең дә булуы безнең өчен аеруча сөенечле, – ди укучыларны бәйгегә алып барган җитәкчеләре, “Хәсән“ мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәт Якупов.
Изге Болгар буйлап сәяхәт, бай табын артында сыйлану, бүләкләр алу балаларда онытылмас тәэсирләр калдырган.
– Бу чара Ислам динен тагын да тирәнтен өйрәнүгә, дини гыйлемнәрне  тырышыбрак үзләштерүгә этәргеч ясады. Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән җирләрдә булу динебезнең бөеклеген тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итте, – ди Абделмәлик.
Изге җирләрдә мондый дәрәҗәле бәйгеләрне киләчәктә дә оештырырга ниятлиләр. Аларында башка укучыларга да катнашу насыйп булсын иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International