Казанда Республика гранты ярдәмендә ТР Журналистлар берлеге музее ачылды.
Музейда элекке һәм хәзерге чор экспонатлары: радиоприёмниклар, фотоаппаратлар, язу машинкалары, диктофоннар, журналистларның таныклыклары, газета-журналлар, уку һәм фән кулланмалары, фотолар һ.б. Безнең район газетасының 1нче санының күчермасе дә биредә урын алган. Ул чакта латин хәрефләре белән басылган “Ленин юлы” газетасының төп нөсхәсе үзебезнең редакциядә саклана.
Бүләк итүчеләрдән беренчеләрдән - радио ГТРК «Татарстан», «Чаян», «Мәгариф», «Сөембикә», журналлары редакцияләре «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан», «Вечерняя Казань», «Шәһри Казан», «Әгерҗе хәбәрләре», «Чистопольские известия» газеталары, ТК «Эфир», КФУның журналистика факультеты