Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Сагынышып кайтты авылдашлар
2014 елның 3 июне, сишәмбе
Су басу зонасына эләгеп, туган авыллары, туган нигезләре юкка чыкканнан соң илнең төрле төбәкләренә таралышкан авылдашлар Кичкетаң җирлегендә оештырылган “Бер күрешү – үзе бер гомер“ дигән очрашуга җыелдылар. Кайлардан гына кайтмаганнар иде җиденче тапкыр оештырылган бу бәйрәмгә?! Ә яшеллекә күмелгән авыл паркы Сабан туе мәйданын хәтерләтә иде.– Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев белән авылыбыз мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт инициативасы белән оештырылган бу очрашу авылсыз калганнар өчен Сабантуйга караганда да кадерлерәк, якынрак. Мин ел саен бу бәйрәмне зарыгып көтеп алам, сагынып кайтам. Безнең, Барҗы халкының, кайтып очрашырдай туган авылы юк бит инде. Ә бу бәйрәм илнең төрле төбәкләренә сибелгән барҗылыларны очраштыра, кавыштыра. Безнең бу очрашудан алган тәэсирләребезне сүз белән генә аңлатып булмый. Моны туган авылсыз калган кеше генә аңлый, – дип күз яшьләрен сөртеп алды Иҗаудан кайткан Әминә Яппарова.
Очрашуга кайткан бик күпләрдән мондый җылы сүзләрне ишетергә туры килде бу көнне.
– Бүген “Бер күрешү – үзе бер гомер“ 500гә якын авылдашны үз мәйданына җыйды. Аларның кочаклашып күрешүләрен, шатлыктан күз яшьләре белән хатирәләр уртаклашуын күрү үзебезнең дә күңелләрне эретә. Мин үзем дә исеме тарихка кына кереп калган Баржы кешесе буларак, авылдашларымның очрашканда нинди хислр кичергәнен бик яхшы аңлыйм. Традициягә кереп барган бу очрашуның озын гомерле булачагына иманым камил. Елдан-ел очрашуга кайтучылар арта. Чыбыксыз телефон аша ишетеп кайттык диючеләр дә бик күп бүген, – ди авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Очрашу турында язманы “Әгерҗе хәбәрләре“нең җомга санында укый аласыз. Ә түбәндәге фотолар сезне әлеге бәйрәмнең иң матур мизгелләрен күзалларга мөмкинлек бирер
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз