Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Буалар ремонтланачак
2014 елның 3 июне, сишәмбе
Узган атнада “Татмелиорация“ җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр ЗАЛАКОВ безнең районда булды.
Ул район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән Исәнбай, Девәтернә, Иске Эсләк буаларын карады.
90нчы елларда Исәнбайда нарат урманы янында 60 гектар мәйданда буа бар иде. Аның ул чактагы матурлыгын, байлыгын, суының чисталыгын тасвирларга сүзләр дә табып булмый. Язын акккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары килеп тагын да ямь өстиләр иде. Сабакташлар белән очрашулар да буа янында узды, Сабан туе, төрле мәҗлесләргә кайткан кунакларны да ял итәргә бирегә алып киләләр иде. Җиләккә баргач су коенмыйча, биредәге матурлыкка хозурланмыйча кайтып китми идек. Ни кызганыч, 1998 елда буа агып китте. Һәм шуннан бирле исәнбайлыларга бу матурлыкны сагынып сөйләргә генә калды. Әлеге буа урынын вак агачлар да басып бетерде.
Әнвәр Залаковка да әлеге проблема яхшы таныш иде. Бу килүендә ул Исәнбай буасын капиталь төзекләндерүне 2015 елгы планга кертәчәкләрен белдерде. Димәк, киләсе елга биредә өр-яңадан төзелеш эшләре башланачак.
Бүгенге көндә Девәтернә буасы да – авария хәлендә.
– Девәтернә буасы – районда иң зурысыдыр, мөгаен. Аның шундый аяныч хәлдә булуы безне бик борчый иде. Язгы ташу вакытында агып китмәсә ярар иде дип гел куркып тордык, – ди авыл башлыгы Фәнис Йосыпов.
Әнвәр Мәхмүт улы әлеге буаны кичекмәстән ремонтларга кирәк дигән бурыч куйды. Якын көннәрдә төзүчеләр Девәтернә буасын ремонтлауга керешәчәкләр.
Иске Эсләктә балык үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр барлыгы райондашларга яхшы таныш. “Татмелиорация“ җитәкчесе бу егетләрнең эшләре белән танышып чыкты һәм “Био“ продуктның икенче ярусын төзү буенча ярдәм итәчәген белдерде.
Әнвәр Залаковның Әгерҗе районына эшлекле сәфәре нәтиҗәле булды. Якын киләчәктә районда буаларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылачак.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз