Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Икенче яшьлеген кичерә
2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Ике ел рәттән республиканың “Иң яхшы 100 мәктәбе“ исемлегенә кергән, районда да 2013 елда “Ел мәктәбе“ исемен яулаган КАДЫБАШ мәктәбенең капиталь ремонт программасына кертелүе бик сөенечле.Авыл уртасындагы мәктәпнең хәзер ерактан ук балкып торуына һәркем сокланадыр. Тигран Агаджанян җитәкләгән “СтройГигант“ төзелеш оешмасы төзүчеләре белем учагын әнә ничек матур итеп җылытып тышлап куйганнар. 20 ел директор булып эшләүче Фәния Рәшитова да сөенеп каршылады безне.
– 1982 елда төзелгән мәктәптә косметик ремонт уздырылса да, канализация, җылылык системасы, тәрәзәләрнең бик тузган булуы үзәкләргә үткән иде инде. Дүрт авылдан 100гә якын укучы белем алучы мәктәпнең хәзер икенче яшьлеген кичерүенә без бик шат, – диде ул.
Чынлап та, алтын куллы төзүчеләр һәр эшне зур осталык белән башкаралар. Ремонт эшләренә старт 15 мартта ук бирелгән. Осталар ул чакта тышкы яктагы эшләрне башкарганнар, хәзер каникул башлангач эчкә күчкәннәр. 104 пластик тәрәзә куелган, бәдрәф, запас чыгу юллары ясалган, кайбер кабинетларның ишекләрен алыштырырга өлгергәннәр.
– Иң куркынычы тәрәзәләр иде. Кысалары череп беткән, тәрәзә төбендәге кирпечләр коела. Күптән түгел давылда әлегә алыштырырга өлгермәгән тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелды. Менә хәзер бернинди мәхшәр дә куркыныч булмаячак безгә. Әнә, ничек җиренә җиткереп эшлиләр төзүчеләр. Эшләгән урыннарын да һәрчак үзләре чистартып куялар. Берәр кимчелекләрен күрсәк, шундай ук төзәтәләр, – ди директор.
Спортзал түбәсен алыштыручы төзүчеләрнең бер генә минутка да ялга туктарга исәпләре юк, ахры. Көннәр матур, кояшлы булганда эшне кызу тоталар. Вакытка да сыешырга кирәк бит әле. Аннан спортзалның идәнен алыштырырга керешәчәкләр.
– Ремонт эшләренә сигез миллион сум акча бирелде. Әле моңа электр эшләре кермәгән. Капиталь ремонт төгәлләнгәннән соң, анысын алыштырырга да ярдәм булыр дип өметләнәбез. Чөнки 32 ел элек төзелгән мәктәпнең электрүткәргечләре нык тузган, – ди Фәния Рәшитова.
Тигран Агаджанян мәктәп эченә косметик ремонт уздыру өчен дә ярдәм итәчәген белдергән. “Соңгы кыңгырау“ бәйрәменә дә буш кул белән килмәгән ул. Сүз уңаеннан: быел Кадыбаш мәктәбен тугыз укучы тәмамлый. “Агро-Кама“ ширкәте җитәкчесе Илгиз Салихов һәр чыгарылыш сыйныф укучысына – планшетлар, ә Тигран Агаджанян мәктәпкә принтер бүләк иткән.
...1 сентябрьдә 92 укучы заманча төзекләндерелгән мәктәпкә киләчәк. Шуларның җидесе белем йортын тәүге тапкыр атлап керә. Ремонттан соң яктырып, матурланып калган белем йортыннан кайтасы да килмәс әле укучыларның.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз