Сабан туйларына рәхим итегез

2014 елның 10 июне, сишәмбе
13 июньдә Кичкетаң авыл җирлеге Советы райондашларны, кунакларны Барҗы-Умга Сабан туена чакыра.Программада – ат чабышлары, милли уеннар, татарча көрәш, җыр-бию.
Барҗы-Умга Сабан туе шушы авылда туып-үскән, хәзер Ижауда яшәүче Рафис Муллахмәтовның эшмәкәр улы Рөстәмнең матди ярдәме белән үткәрелә.
Бу җомгада иртәнге сәгать 10да Барҗы-Умга авылы янындагы яшел аланга рәхим итегез!***
21 июньдә Ижауның Киров исемендәге ял паркында, Можга, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә Сабантуйлар була. Ут күршеләр әгерҗелеләрне милли бәйрәмдә бергәләп күңел ачарга  чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International