Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе гүзәлләре
2014 елның 10 июне, сишәмбе
Ямьле җәйгә аяк баскан беренче көннәрдә матур традиция буенча “Әгерҗенең нәни гүзәле“ бәйгесе уздырыла.Быелгысы аның тагын да үзенчәлекле, матур булды. Чөнки бәйрәмдә нәни кызлар гынатүгел, малайлар да катнашты. Өч сәгать барган бәйгене тын да алмый карадылар тамашачылар. Берсеннән-берсе матур кызлар, ыспай, сөйкемле малайлар, әнә, ничек сәхнәдә үз-үзләрен иркен тоталар. Ник берсе каушасын?! Озын шигырьләр сөйләгәндә дә, залны яңгыратып җырлаганда да, очып-очып биегәндә дә йөзләреннән елмаю китмәде аларның.
Быел бәйгедә катнашучылар да күп иде. 14 баланы мондый олы бәйгегә әзерләү, ай-һай, җиңел булмагандыр.
– Безнең бакчадан өч бала – Эльвира Никашева, Азалия Кәримуллина, Самат Әшрәповның чыгышларын күрәчәкбез. Иң кечкенәсе Саматка нибары 4 яшь. Сабыйларны бәйгегә ныклап әзерләдек. Ерак дип тормадык, Мәдәният сараена репетициягә дә йөрдек. Алар өчен бик дулкынланам, – диде 3нче балалар бакчасы мөдире Сания Каһарманова.
– Оныгым Эльвира – бик актив кыз. Шахмат түгәрәгенә йөри, бик матур бии, моңы да бар. Бакчада да үткенлеге, активлыгы белән аерылып тора. Бүген аңа караганда да ныграк борчылам, – дип сүзгә кушылды Эльвираның әбисе Лилия ханым.
Юк, сынатмадылар сабыйлар. “Визитка“ бәйгесендә үк үзләренең тизрәк үсәсе килүләрен, табиб, пешекче, чәчтараш булырга теләүләрен әйттеләр. Күбесе инде бию, җыр түгәрәкләренә йөри икән. Рәсем ясарга да осталар. Әти-әниләре белән чит илләргә сәяхәт итүләрен дә, походка чыгуларын да яшермәделәр. Малайлар спорт белән дус. Кызлар кызлар инде... Алар бүгеннән үк яхшы хуҗабикә булырга әзерләнәләр. Ә хәзергә максатлары бер: укырга кергәч, барлык фәннәрне яхшы билгеләренә генә үзләштерү, әти-әниләренең ярдәмчесе булу.
Шәһәр балалары белән бергә Иж-Бубыйдан Лениза Җиһангәрәеваның катнашуы бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Татарча җырлап, биеп күңелләрне күтәрде ул. Азалия Кәримуллина Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка“ шигырен сөйләп таң калдырды. Ә менә Иделия Ибраһимованың гимнастик күнегүләр ясавына, Аделия Заитованың Красная шапочка булып киенеп бүре белән “тарткалашуы“на, иң нәни катнашучы 4 яшьлек Азалия Салихованың һинд кызы, Камилла Фарбаеваның шәрекъ биюләре башкаруларына, Рубина Галләмова, Анжелика Садыйкова, Эльвира Никашеваның бик матур җырлауларына сокландык. Малайлар да төшеп калганнардан түгел. “Хыял“ театрында шөгыльләнүче Салават Батыровны күп бәйрәмнәрнең алып баручысы буларак беләбез инде. Самат Әшрәпов, Юра Стариков, Дамир Хөснетдинов, Никита Русских та менә дигән биючеләр, җырчылар икән.
...Сәхнәгә бал күлмәкләреннән чыккан нәни гүзәлләрне тамашачы көчле алкышларга күмде. Алар янында горур басып торучы малайларга да күз тимәсен.
– Балаларның талантын кечкенәдән ачарга, сәләтләрен үстерергә кирәк. Киләчәктә бу йолдызчыклардан менә дигән сәхнә осталары чыгачагына ышанам, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Шулай итеп, 6нчы бакчадан Иделия Ибраһимова – “Әгерҗенең нәни гүзәле“, Иж-Бубыйдан Лениза Җиһангәрәева “Әгерҗенең иң нәни гүзәле“ исемнәренә лаек булдылар. Малайлар арасында җиңүчеләр – “Хыял“ театрыннан Салават Батыров һәм 3нче бакчадан Самат Әшрәпов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз