Кәрәзле телефон хуҗалары шәхси счетларындагы акчаларын яклый алачаклар

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

1 майдан 2013 елның 23 июлендә кабул ителгән “Элемтә турындагы Федераль Законга үзгәрешләр кертү хакындагы” 229нчы Федераль Закон көченә керде. Аның нигезендә абонентларның шәхси счетларында элемтә хезмәтенең башка төрләренә түләү  буенча аерым счет ачып саклану мөмкинлеге каралган. Аерым счет ачылган очракта операторлар абонентның төп счетыннан акчаны ала алмаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International