Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Спортчылар Әгерҗене таныта
2014 елның 17 июне, сишәмбе
Әгерҗе Сабан туенда спортчыларны бүләкләү – күптәннән килгән матур традиция.
Районда гына түгел, Татарстан, Россия, хәтта Европа чемпионатларында катнашып, зур уңышлар яулаган көчле, батыр спортчыларыбыз сәхнә түренә чыккач, Сабантуй мәйданы алкышларга күмелде. Алар – районыбыз горурлыгы, үсеп килүче буынга үрнәк.
Әле күптән түгел генә кул көрәше буенча Бакуда узган Европа чемпионатында ике көмеш медаль яулаган каты куллы Тирсә кызы Альмира Хәбибуллина тиздән Литвада узачак Дөнья чемпионатында районның гына түгел, Татарстан данын яклаячак. Шушы ук авылдан Рафис Мифтаховның да уңышлары бер “кочак“. Ул быел армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионатыннан медаль белән кайтты. Район, авыл Сабан туйларында бик күп бүләкләр отты. Шәкертләре белән бергә Сабантуй сәхнәсендә бүләкләнгән тренерлары Сирень Галиуллинга күз тимәсен. Ул үзе дә әле яшьләргә бирешергә теләми, ярышларда катнаша. Аңа әле тагын күп еллар спорт өлкәсендә армый-талмый эшләргә язсын.
Кул сугышы буенча да уңышларыбыз күп безнең. Европа чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат Артур Русских, шушы ук спорт төре белән шөгыльләнүче Алмаз Сафиуллин да сәхнә түрендә бүләкләнделәр. Ә менә соңгы елларда Әгерҗедә популярлык казанган айкидо секциясе җитәкчесе Азат Шурманов шәкертләренең чыгышларын көчле алкышларга күмелде. Тренерның үзен дә сәхнә түрендә бүләкләделәр. Ижаудан килеп яшүсмерләрдә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче Азат Ренат улына рәхмәт дими, ни дисең.
Пенсионерларның да спорт белән дус булуларына сокланабыз. Инде берничә ел “Өченче буын“ республика спартакиадасында катнашучы Рудольф Әүхәдиев быел йөгерү, озынлыкка сикерү, дартс буенча алдынгы урыннар яулады. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов спортчыларга зур уңышлар, матур җиңүләр теләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз