Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Туган мәктәбеңнең хәлен бел
2014 елның 17 июне, сишәмбе
Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада “Туган мәктәбеңә булыш“ акциясе игълан ителгән иде. Бу мәрхәмәтлелек акциясе барышында районыбыз мәктәпләренә 37 җитәкче тарафыннан 350 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.Кеше кайда гына яшәсә дә, хезмәт урынында нинди генә кәнәфи биләсә дә, туган мәктәбе, сабакташлары турында күңел түрендә матур хатирәләр йөртә. Бик күпләр җае чыкканда мәктәбенә кереп чыгарга, укытучыларының хәлен белергә тырыша. “Туган мәктәбеңә булыш“ акциясе – олы тормышка әзерләп чыгарган белем йортына җылы хисләреңне, хөрмәтеңне белдерү өчен менә дигән чара ул.
–Хезмәтләре тынгысыз булса да, туган мәктәпләренә булышырга җай тапкан мәрхәмәтле җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне, ихтирамымны белдерәм. Башкаларны да алар үрнәгендә белем алган мәктәпләренә булышырга өндим, – ди район башлыгы Валерий Макаров.
Мәктәпкә ярдәм кулы сузган җитәкчеләрнең барысын да санап китү мөмкин түгел. Ә шулай да аеруча зур ярдәм күрсәткәннәренең исемнәрен халык белергә тиеш. Менә алар:
Рәүзил Хаҗиев – Тәбәрле, Тирсә, Сарсак-Омга мәктәпләренә 83 мең, Тирсә мәктәбенә Ленар Гобәйдуллин – 30 мең, Илһам Фәррахов – 20 мең, Рәшит Шәмсиев – 3нче мәктәпкә 30 мең, Илдар Вәлиев – Сарсак-Омга мәктәбенә 30 мең, Илнур Мифтахиев – 2нче мәктәпкә 18 мең, Илфат Ямалиев Исәнбай мәктәбенә 10600 сумлык ярдәм күрсәттеләр. Кечкенә генә Пеләмеш башлангыч мәктәбе директоры Валентина Шурметова элекке укучылары ярдәме белән бу белем йортына узган ел 38 мең сум акча җыйса, быел педагогик коллектив 15 мең сумлык ярдәм күрсәткән.
“Туган мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе быел “Үткәннәрен хәтерләгән кешенең генә киләчәге бар“ дигән девиз белән башланып китте.
– Балаларыбыз белем ала торган уку йортларында укыту һәм тәрбия бирү өчен заманча шартлар тудыруда сез дә өлешегезне кертә аласыз. Республикада узган ел ике меңнән артык хәйрияче тарафыннан туган мәктәпләренә – 13,5 миллион, быел исә 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде инде. Бу изге эштән сез дә читтән калмассыз дип ышанабыз, – дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләр һәм эшмәкәрләргә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Хәзер мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек башланды, ремонт эшләре бара. Мәктәпкә нәкъ менә бүген сезнең ярдәмегез кирәк. Вакыт табып, туган мәктәбегезгә кереп чыгыгыз, проблемалары белән кызыксыныгыз. Ә аларны хәл итү өчен көчегездән килгәнчә ярдәм күрсәтсәгез, исемегез, мәрхәмәтле хәйрияче буларак, туган мәктәбегез тарихына язылып калыр. Белем алган икенче туган йортыгыз сезнең ярдәмне көтә, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз