Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Безнекеләр Сарапулда мәйдан тотты
2014 елның 24 июне, сишәмбе
Дүртенче ел рәттән инде Әгерҗе районы ут күршеләребез Сарапул шәһәрендә Татарстан вәкиле буларак катнаша һәм безнекеләр анда яшәүче милләттәшләребезне чыгышлары белән таң калдырып кайталар.– Мин үзем – Тугызбуй якларыннан. Девәтернәдә әти-әни, якын туганнар калмагач, унелдан артык инде туган як Сабан туйларын күргән юк. Ә бит Сабантуйлар якынлашу белән күңел туып-үскән якларга тартыла, сагындыра. Менә шушы сагынуны һичьюгы Сарапул Сабан туенда райондашларым чыгышларын карап булса да басыйм дип, ел саен әгерҗелеләрнең килүен көтеп алам, – ди якташыбыз Наилә Мингәрәева.
Аның янәшәсендә басып торучы ире Назыйм ага да әңгәмәгә кушылды:
– Мин үзем Сарапулныкы булсам да, шәһәребез Сабан туенда әгерҗелеләр чыгышына тиңнәр юк кебек тоела. Ел саен карый торгач, исемнәрен дә хәтердә калдырдым. Менә ул Баязитның сузып, моңлы итеп җырлавын гел татарның моңлы яшь җырчысы Филүс Каһировка охшатып, дөньяларымны онытып тыңлыйм. Җырчы, баянчы Наилегез дә сәхнә өчен генә яратылган. Ә баянчылар ансамбле чыгышын көннәр буе тыңлап утырыр идем, сиптерәләр генә бит... Кыскасы, гәҗитегезгә шулай дип языгыз, Сарапул Сабан туенда әгерҗелеләр мәйдан тотты.
Чит җирдә үзебезнекеләр чыгышларын карап хозурланган милләттәшләр авызыннан шундый җылы сүзләр ишетү ничек рәхәт! Дөрестән дә, район Мәдәният сарае балаларының Алена Самарцева һәм Элина Мостафина җитәкләгән “Драже“ һәм “We danse“ хореография коллективлары районыбызда яшәүче татар, урыс, мари, удмурт,керәшен халыкларының дәртле биюләре белән таң калдырдылар. Алар Сабан туе сәхнәсенә генә сыймыйча, яшел аланга җәелеп биеделәр. Ә зур бер төркем белән украин биюен башкарганда янәшәмдәге абзый:
– Болар Әгерҗедән генә булмас, Казаннан чакыртканнардыр, – дип минем белән бәхәскә үк керде:
– Хәзер яхшы спортчыларны да читтән сатып алалар бит. Әгерҗе дә, акча түләп, бу биюче балаларны Казаннан алып кайткандыр, – дип тәки үз фикерендә калды.
Безнекеләр Сарапулда сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да сынатмадылар.Сарапулдагы милләттәшләребезгә Татарстан Президентының котлавын җиткерергә килгән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр арасында уздырылган дартс ярышында икенче урын яулады. Әнә, Тирсәдән тренер Сирень Галиуллин үзенең каты куллы, көчле егет-кызларын җыеп алып килгән. Хатын-кызлар арасында безнең Гөлчәчәк Хәкимовага тиңнәр булмады. Марсель Галиуллин исә аркан тартышуда беренчелекне бирмәде. Көрәш мәйданында бил алышкан Исәнбай егетләре Альмир Шәрәфиев, Альмир Рамазанов, Айнур Галимуллин – яшьләр арасында, Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Касайдан абыйлы-энеле Айдар–Нияз Закировлар балалар арасында призлы урыннар яуладылар.
Әгерҗелеләр, менә шулай, Сарапул Сабан туенда читтә яшәүче татарларыбызга рухи азык бүләк итеп, сәләт-көчләрен күрсәтеп кайттылар. Саубуллашканда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең Сарапул бүлекчәсе рәисе Фаил әфәнде Исламгалиев:– Әгерҗе, без сезне киләсе елга да Сабантуй мәйданында көтәбез! – дип озатты.
Рәмзия Зарипова.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз