Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерү буенча беренче бишлеккә керделәр. Бүген районда көнгә 76 тонна сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чорына караганда 7,7 тоннага күбрәк. “Нәүрүз” ширкәтендә нәселле һәр сыердан көнгә-20, район буенча 17,4 кг сөт савыла.