Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Яшьләр кыздырды
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
“Имәнлек“тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм
калдылар.
Пәһлеваннар сынашты
Бәйрәмне ни өчен бик иртә дүрттә үк башлыйлар дип үпкә сүзләрен җиткерүчеләр дә булды башта. Әмма бу вакытка халык бәйрәм
мәйданчыгына шактый җыелган иде. Ә бәйрәм спорт чараларыннан башланды. Яткан килеш штанга күтәрүче баһадир ир-егетләргә җанатарлар көч бирделәр. 85 килога кадәр авырлыкта Илнар Закировка тиңнәр булмады. Ул – 120 килолы, ә 85 килодан югары
үлчәүдә пәһлеван Антон Шушпанов 170 килолы штанганы күтәрде. Бу кадәр көчәнүгә хәтта Антонның спорт каешы да чыдамады. Менә сиңа спорт! Футбол кырында да уеннар кызганнан-кызды. Бразилиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә җәйге кубок өчен биш команда көч сынашты. Ә җиңү инде шәһәрдә тимерьюлчыларның танылган “Йолдыз“ командасында булды.
Урта гасырга кайттык
Свияжскидан килгән “Нолдер“ тарихи төркеме тамашачыларны урта гасыр атмосферасына алып кайтты. XIV-XVI гасыр славян костюмнарын тамаша кылу бик кызык булды. Малайлар әлеге костюмнар янында мәш килделәр:
сугышчыларның шлемнарын киеп карадылар, кулларына чын кылыч тотып карау бәхете дә елмайды аларга. “Сугыш кырында“ барган бәрел
ешләрне дә күзәттек, хәтта кунаклардан урта гасыр биюләрен өйрәнергә теләк белдерүчеләр дә булды. Ә тимерче почмагы – аерым бер могҗиза. Әнә, бакыр һәм җиздән ясалган
роза чәчәкләре нинди матурлар. Тимерче теләгән һәркемне бу эшнең серләренә төшендерде. Атыш почмагына күбрәк ир-егетләр җыелсалар да, төркемнең администраторы Марина Кузьмина Әгерҗе кызларының кыюлыгына соклануын белдерде.
– Хатын-кызлар арбалеттан ир-атларга караганда остарак ата, – диде ул.
Район башлыгы Валерий Макаров та ияр очыннан атып карады.
Мишеньгә тидерсә дә:
– Боланны алай тиз генә эләктереп буламы соң? – диде шаяртып.
Сәхнәдә – иң яхшылар
Бәйрәмдә яшьләр яратып тыңлый торган рок та яңгырады. Әгерҗе һәм ут күршеләребез Кече Пургадан килгән төркемнәр бәйрәмне “кыздырды“. Бу чыгышлардан кәефләре күтәрелгән яшьләр шаяннар һәм тапкырлар сәхнәгә чыккач тагын да дәртләнделәр.
Әгерҗе КВНчылары яшәргәннәр. Күбесе – яңа йөзләр. Иң яшь катнашучы Салават Батыровка нибары җиде яшь. Егетләрдән генә
торган “Шимбә“ командасының чыгышы иң яхшысы булды, алар
Кубок белән бүләкләнделәр.Бу көнне шәһәр тормышын җанландырып торучы, чараларда иң активлар һәм аларны оештыруга, яшьләр хәрәкәте үсешенә зур өлеш кертүче Айзат Харисов, Сергей Мурзин, Лия Фомина, Айгөл
Чураева, Алексей Гуляев, Илнар Закиров, Ирина Моратова, Зөһрә Ивановага район башлыгы Валерий Макаров Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Районның киләчәге – сезнең
кулда, егетләр-кызлар, сынатмагыз, – диде ул. Яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева да актив яшьләрне бүләкләде. Бәйрәм сәхнәсендә 14 яше тулган яшүсмерләр паспорт та алдылар. Бәйрәмне оештыручылар иганәчеләр “Талисман“,
“Техноград“ (Рөстәм Тимергалин), “Пятерка“ (Елена Симонович), “Автосуши-бонсай“ (Илнар Закиров), эшмәкәр Рөстәм Сәлимгәрәевка
рәхмәтләрен җиткерделәр.Бәйрәм дискотекасы төн уртасына кадәр дәвам итте. Яшьләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, бәйрәм мәйданын кыздырдылар.
Екатерина САМСОНОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз