Питрау җитә, җәй бетә

2014 елның 4 июле, җомга
Киләсе шимбәдә, 12 июльдә, керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Керәшен халкы “Питрау җитте, җәй бетте“, ди. Димәк, бу көнгә кадәр мунча себеркесен һәм дару үләннәрен җыеп калырга ашыгыгыз. “Үләннәрнең иң шифалы вакыты бигрәк тә 6-7 июль көннәрендә“, диләр керәшеннәр.
Сүз уңаеннан: узган ел “Әгерҗе хәбәрләре“ коллективы Мамадыш районының Җөри авылында төн уртасына кадәр Питрауда бәйрәм иткән иде. Гаҗәеп матур бәйрәм, мөмкинлегегез булса, барыгыз, Питрауны күреп кайтыгыз, һич үкенмәссез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International