“Хатын-кызның бөтен бәхете Ана булуда дисәләр дә, мин бу сүзләргә өстәп эш тә олы бәхет дияр идем“, – ди Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза ханым ХАННАНОВА.
Яңа елны да бәйрәм итеп өлгермәдек, Роза ханым янә икенче – аның тормышында тагын да кадерлерәк һәм истәлеклерәк бәйрәмгә әзерләнә башлады. Ул да 50 яшьлек юбилеена килеп җиткән, ләбаса.
– Гомер юртактай алга чаба да чаба. Менә 1966 елда туганнар да ярты гасырлык юбилейларына килеп җитәләр. Безнең сыйныфта гына да иллеләп укучы укыды. Январьда гына унлап яшьтәшем ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итәчәк, – ди Роза ханым.
Гомере буе авыл Советында эшләгән каенанасы Гөлсәрия апа пенсиягә чыкканда үз урынын килене Розага калдырып ялгышмагандыр. Моңа кадәр бухгалтерлык өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Розага биредә бөтенләй икенче өлкәдә йөзү йөкләнсә дә, саннар белән бик еш очрашырга туры килә. Әнә, көн саен диярлек отчетлар эшләү үзе генә дә ни тора! Авыл җирлеге Советы халыкның моң-зарын, шатлыгын уртаклашу, тәртипсез тормыш алып баручы баласын тыя алмыйча кая барып бәрелергә белмәгән ананың яки атаның, салырга яраткан иреннән туйган хатынның юану табу урыны да бит әле.
– Исәнбай гомер-гомергә зыялы, төзек, матур авыл саналса да, бер мичкә балны бер тамчы дегет бозгандай начар юлга кереп, әлеге баткаклыктан чыга алмый интегүчеләр дә очрый. Безгә эшебездә яхшы психолог та, педагог та булырга, кирәк икән кырыс карарлар дә кабул итәргә туры килә, – ди Роза Касыйм кызы.
Авылда яшьләр гаилә корсалар, бала туса – үзе бер олы сөенеч. Димәк, авыл яши!
– Шөкер, яшь гаиләләр күп әле бездә. 2015 елда 11 сабый дөньяга килде. Берничә гаиләдә өченче бала тууына бик шатландык, – ди ул.
Авылда уннан артык оешма-учреждение булу да халыкны эшле итә. Ә эшле кешенең ашлы булуына шик юк. Моның өчен дә сөенүен яшерми Роза ханым.
– Әти-әниләребез гомер иткән, биш бертуганым төпләнеп калган авылыбызның гөрләп яшәвен телим. Шөкер, әле бездә бер меңгә якын кеше гомер кичерә. Тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган. Теләкләре булганнар авылга кайтып рәхәтләнеп төпләнә алалар, – ди ул.
Үзе дә авылдан китмәгәненә һич кенә дә үкенми. Биш туганының ник берсе шәһәр дип авызын ачсын! Һәр эштә олы терәк булган эне-абыйлары, апалары, җизни-җиңгәләре булу да – олы бәхет! Туган җанлы якыннарының кайгыртучанлыгын ире Илшатны югалтканнан соң тагын да ныграк тоя ул. Әфган бәрелешләреннән исән-сау кайтып, яраткан җәмәгате белән “болын“ кадәр йорт төзеп сөенеп яшәгәндә, “әти“ дип өзелеп торган сөекле ике кызы үсеп килгәндә бик яшьли арабыздан китеп барды шул Илшат абый.
– Менә шул авыр хәсрәттән соң кызларга да иртә олыгаерга туры килде. Бу ачы хәсрәтне туганнарым булмаса ничек җиңгән булыр идем икән?! – ди Роза апа.
Олы кызлары Алинә мәктәп тәмамлап, югары уку йортына документлар тапшырып йөргәндә мәңгелеккә китеп барган иде Илшат абый. Алинә дә, аның артыннан Алисә дә югары уку йортларын тәмамладылар. Икесе дә – Казанда. Алинә белән кияве Илдус Илина исемле онык та бүләк иттеләр.
– Илшат бик тә матурлыкны ярата иде. Аның вафатыннан соң күпләп гөл үстерә башладым. Шуларга карап уйланырга яратам. Җәен бакчамдагы чәчәкләр җаныма бераз тынычлык бирә. Басу-кырларда җиләк җыю – үзе бер рәхәтлек. Газиз кешеңне югалту бик авыр булса да, зар елап, сыкранып яшәп булмый бит инде. Тормышны яратып яшәргә, якыннарың исән-сау булуына сөенә белергә кирәк, – ди Роза ханым.
Авыл җирлеге Советы рәисләре Вилин Шәйхетдинов, Радик Таҗетдинов белән кулга-кул тотынып эшләгән, хәзерге башлык Фәнил Сираев белән авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, Исәнбайны тагын да яхшырту өчен җан атучы, һәркем белән уртак тел табучы, яшь белгечләрне дә эш серләренә өйрәтүче, башка авыл җирлекләре Советларында эшләүче коллегалары өчен тәҗрибәле хезмәттәш, дус та була белүче Роза ханымның әле тормыш җыры дәвам итә. 50 яшь бит – гомер чиге түгел, 50 яшь бит әле гөрләр чак...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.