Тирсәдән Айнур Вәлиев: “Диңгез хәзер дә үзенә тарта“

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Тирсә егете Айнур ВӘЛИЕВ 1995 елда үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Ә бит егетнең хәрби хезмәткә бармаска сәбәпләре дә була.

 

1993 елда авариягә эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган егетне табиблар да үз фикереннән кире кайтара алмыйлар. Айнурның сүзе бер: егет кеше хәрби хезмәт бурычын үтәргә тиеш. Ә менә диңгезче булырмын дигән уй башына да кереп карамагандыр аның. Озак вакыт ябык пространствода саф һавасыз, тирән су астындагы көймәдә яшәүне күз алдына да китерми ул.

Бу көннәрдә Диңгезчеләр бәйрәме алдыннан Айнур, Ак һәм Баренц диңгезләрендә су асты көймәсендә хезмәт иткән чакларын искә аладыр.

РОМАНТИКА

Северодвинскида учебкада булдым мин. Биредә беренче тапкыр диңгез күрдем. Ак диңгезнең матурлыгы... Аннан Төньяк флотка Гаджиевога озаттылар. Ике атна карантинда тоттылар да су асты көймәсендә Баренц диңгезенә чыгып та киттек. Әлбәттә, диңгезче булып хезмәт итү һәр егетнең хыялыдыр ул.  Диңгез, романтика...

БЕРЕНЧЕ СЫНАУ

Су асты көймәсендә беренче тапкыр диңгезгә чыккач һәркем йола үтәргә тиеш. Бу – диңгезчеләрнең күптәннән килгән традициясе. Һәр яшь матроска плафонга салынган тозлы су эчерәләр. Дөрес, ул диңгез суын эчү бер дә җиңел түгел, күңел болгана... Аннан соң түшәмгә эленгән “кувалда“ны үбәсең. Шушы йолаларны үтәсәң генә сине диңгезчеләр сафына кабул итәләр. Монда “мин булдыра алмыйм“ дию юк, бу – бортка кергәч тә беренче үтәлергә тиешле бурыч. Без ике генә яшь диңгезче идек. Йоланы “бишлелек“ башкарган өчен безгә торт бирделәр.

350 МЕТР ДИҢГЕЗ ТӨБЕНДӘ

Һәр су асты көймәсендә ике экипаж. Бер экипажда 130 кеше. Берсе өч ай йөреп кайтканнан соң, бу диңгезчеләр телендә “автономка“ дип атала, икенчесе чыгып китә. Башта өч тапкыр контроль рәвештә чыгаралар. Беренчесендә – бер, икенчесендә – ике, өченчесендә өч атна йөреп кайттык. Көймәләр 350 метр тирәнлеккә кадәр төшә ала. Әмма мин “автономка“га чыга алмадым, авырдым һәм мине базага күчерделәр. Тагын шунысын әйтәсем килә: диңгездән кайтып саф һавага чыккач борынга йод исе килеп бәрелә.

ДИҢГЕЗЧЕ ТОРМЫШЫ

Биредә спорт белән ныклап шөгыльләнергә ярамый. Чөнки кислород җитми, организмга нык зыян килергә мөмкин. Дүрт тапкыр ашаталар. Ризыкларны балыктан да, иттән дә әзерлиләр, һәр көнне кичтән шәраб бирәләр иде. Армиягә киткәндә 53 кило булсам, кайтканда 73 килога кадәр арткан идем. Диңгезчеләрне кичтән тикшерү юк. Шторм вакытында көймә су төбенә үк төшеп китә, ә биредә бик тыныч. Ябык пространствода яшәү бик авыр димәс идем. Анда төн белән көнне күреп булмый.

Армиядә “дедовщина“ юк дигәнгә ышанмыйм. Безгә дә “бабайлар“ кулын татырга туры килде.

Мин хезмәт иткәндә Татарстаннан “Дүрт татар“ КВН командасы һәм татар җырчылары концерт белән килделәр. “Россия флоты“ның 300 еллыгын да бәйрәм иттек. Өч мең чакрым юл узып ике елга өч тапкыр отпускыга кайттым.

ГОМЕРЛЕК ДУСЛЫК

Диңгезче дуслар белән хәзер дә аралашып яшибез. Тюмень егете Алексей, әле ике атна элек кенә кунак булып китте. Башкортостандагы дустым  Юрий янына да барганым булды. Хәзер бит Интернет бар, хәбәрләшеп торабыз. Диңгезчеләр дуслыгы – гомерлек ул.

Ххх

Айнур Вәлиев гаиләсе белән Тирсәдә гомер кичерә, тимер юлда электр монтеры булып эшли. Җәмәгате Ландыш белән ике бала – Айзилә белән Әмирханны үстерәләр.

–       Улым да армиягә барырга тиеш, – дип фикер йөртә Айнур.

Гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк: төзелеш эшләренә бик оста, хәзер сатып алган өйләрендә төзекләндерү эшләре алып бара. Ялларда ауга, балыкка йөрергә ярата.

–       Бер хыялым бар: хәрби хезмәттән кайтканнан бирле диңгезгә барган юк. Колач җәеп рәхәтләнеп диңгездә коенасым килә, – ди ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International