Туберкулезны кисәтү буенча "кайнар линия"гә әгерҗелеләр дә шалтырата ала

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

21-30 мартта Татарстанда "Туберкулез профилактикасы" ункөнлеге уза.

 

Шул уңайдан, иртәгә – 24 мартта, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә туберкулезны кисәтү буенча "кайнар линия" хезмәт күрсәтәчәк.

Соравы булган Татарстан кешеләренә 9:00-17:00 сәгатьләрдә (төшке ял 12:00-12:45 сәгатьтә) барлык сораулар буенча да киңәш һәм җавап биреләчәк.

 

"Кайнар линия" телефоны: (843) 238-21-74.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International