Әгерҗенең балалар китапханәсендә - “Балалар китаплары атналыгы“

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Матур традиция буенча быел да балаларның язгы каникулы вакытында китапханәбездә “Балалар китаплары атналыгы“ уздырдык.

Атнаның һәр көнен бер чарага багышладык. Әйтик, дүшәмбе әкиятләргә нигезләнгән уеннар, табышмаклар, викторина, сишәмбе – китап галактикасына сәяхәт, чәршәмбе  “Ятланган дәресләр илендә“ дип аталган бәйге уздырдык. Балалар белән бергәләп рәхәтләнеп уйнадык, сорауларга җаваплар эзләдек, китаплар укыдык, мультфильмнар карадык. Һәр көнне китапханәгә 40-50шәр бала йөрде. Атналыкның соңгы көнендә суперукучыны билгеләдек. Ул – 2нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Полина Ожиганова. Кечкенә китап сөюче китапханәбезгә көнаралаш килә, калын-калын китаплар алып укый.

Безнең китапханәнең ишеге сезнең өчен һәрчак ачык, яшь дусларыбыз! Килегез, без сезне Гагарин урамындагы 10нчы йортта, “Төзелеш“ тулай торагы бинасында урнашкан китаплар хәзинәсенә көтәбез! 

Резидә ЗАКИРОВА.

Әгерҗе балалар китапханәсе хезмәткәре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International