Казанда Россия беренчелегенә 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесендә Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов, 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулап, Россия чемпионы исемен яулады.
Безнең районда Гадел – милли көрәш буенча тәүге чемпион. Исегезгә төшерәбез: күптән түгел ул Мамадышта Татарстан чемпионы исемен яулаган иде. Гаделне бәйгегә тренерлар Альфред Сабирҗанов һәм Рамил Шәрәфетдинов әзерләделәр.