2016 елда Сабантуйны үткәрү көннәре билгеләнгән. Бу хакта ТР Президентының бастырылган 1160нчы Указында әйтелә. Шулай итеп, Сабантуйлар кайчан гөрләячәк?
Документ нигезендә, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен истә тотып, республиканың авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә 2016 елда Сабан туе 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә уздырылачак.