Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, март аенда 25 сабый дөньяга туган: 13 малай, 12 кыз. Аларга әти-әниләре Кәрим, Исмат, Самат, Алинур, Риназ, Мурат, Марк, Айлана, Самира, Инесса, Зәйнәп, Ариана, Ивелина, Афина, Мәликә кебек исемнәр кушканнар.
Ә январь-март дәвамында 99 бала дөньяга килгән: 55 малай, 44 кыз. 30 гаиләдә – беренче, 40 гаиләдә – икенче, 22 гаиләдә – өченче, 7 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган. Бу айлар эчендә бер игезәк бала дөньяга килгән.
Мартта 13 яңа гаилә корылган. Иң яшь кәләшкә 18, иң яшь кияүгә 20 яшь. Ә иң өлкән кәләш 51, кияү 63 яшьтә. Ә өч айда 23 пар язылышкан, 45 пар аерылышырга карар кылган.
Вафат булучыларга килгәндә, алар туучыларга караганда күпкә артык. Әйтик, мартта 43 райондашыбыз вафат булса, өч айга – 126.