Ике ай элек Әгерҗедә “ЯР“ психология-педагогика үзәге ачылган иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә бу үзәк бик күпләргә психологик ярдәм күрсәтергә өлгерде. Бирегә укытучылар да, балалары белән әти-әниләр дә мөрәҗәгать итә.
– Безгә еш кына урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә ярдәм сорап килә. Әмма без әлегә фәкать укучыларга гына хезмәт күрсәтәбез. Балаларны төркемләп тә, аерым да кабул итәбез. Занятиедә психологик ярдәмгә мохтаҗ бала белән бергә аның әти-әнисе дә катнашса, тагын да яхшырак, – ди “ЯР“ үзәге директоры Елена Шушакова.
Без психология үзәгенең эше белән якыннан танышып кайттык. Әйдәгез, сезнең белән бергә үзәктәге кабинетлар буйлап сәяхәт итеп алыйк.
ДИАГНОСТИКА КАБИНЕТЫ
Бу кабинетта 500 мең сумлык диагностика аппараты урнаштырылган. Безнең өчен иң кызыгы активациометр булды. Халык телендә аны “детектор лжи“, диләр. Бала кулын кую белән прибор аның эчке халәте турында мәгълүмат бирә башлый: укучы тынычмы әллә бик нык дулкынланганмы, ачык күңеллеме йә барысын да эченә җыеп барамы һ.б.лар.
– Бу катлаулы тормышта балага үз урынын табу ифрат авыр. Без төрле приборлар ярдәмендә баланың укуга омтылышын, белем алырга теләге бармы-юкмы икәнлеген, аңа нинди һөнәр сайларга кирәклеген әйтә алабыз. Кыскасы, без балага үз юлын табарга, әти-әнисе, укытучылары белән уртак тел табарга, хәтерен, уйлау, фикерләү сәләтен яхшыртырга ярдәм итәргә әзер, – ди Елена Николаевна.
АРТТЕРАПИЯ
Балага диагностика куйгач, бу кабинетта аның күңелен дәвалый башлыйлар. Арттерапия кабинетында моның өчен пластилин, “космик ком“ ярдәмгә килә. Бала тып-тын кабинетта үзе дә тынычланып пластилин, ком белән иҗат итә.
– Балаларга аеруча ком белән эшләү ошый. Киләчәктә ком терапиясе кабинетын оештыру хыялы белән дә яшибез. Ышанасызмы-юкмы, ком терапиясенең нәтиҗәсе бик яхшы. Ком урынына теләсә нинди ярма да кулланырга була, – ди үзәк директоры.
СЕНСОР БҮЛМӘСЕ
Бу бүлмәдә гаҗәеп дөнья ачыла. Релаксация өчен нинди генә зманача җиһазлар юк биредә! Бүлмәдә ярымкараңгылык, әкрен генә музыка уйный, шар әйләнеп тора. Массаж шарлары белән коры бассейн. Арка мускулларының киеренкелеген бетерә торган терапия кәнәфиләре. Ә менә бу кәнәфи бөтен тәнгә җылылык, рәхәтлек биреп тора.
Бу аппаратура исә баладагы курку хисе белән көрәшергә ярдәм итә. Экранда табигать, океан, авыл күренешләре... Шунда ук көзгеле коридор. Болар барысы да балага ялгызлыктан котылырга ярдәм итә.
– Без, чыннан да, һәр балага психологик яктан зур ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, дүрт яшенә кадәр сөйләшә белмәгән сабыйның сенсорлы бүлмәдә шөгыльләнгәннән соң теле ачылды. Әти-әнисенең ничек сөенгәнен белсәгез иде! Баласы белән бездә булып киткәннән соң бик күп ата-аналар рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Авыл мәктәпләреннән дә безгә ярдәм сорап килүчеләр көннән-көн арта. Үз-үзенә кул салырга теләгән балаларының безнең үзәктә шөгыльләнгәннән соң бөтенләй уңай якка үзгәрүләре турында шатланып хәбәр итүләре – безнең өчен дә зур сөенеч.
ТРЕНИНГ-СЫЙНЫФ
Менә без тренинг-сыйныфта. Биредә “Талантлар университеты“ программасы буенча занятиеләр уздырыла. Төрле уеннар аша баланың лидерлык сәләте ачыла, алар командада эшләргә өйрәнәләр. Без кергәндә тренинг-сыйныфта 4нче мәкәтпнең 4а сыйныфы укучылары шөгыльләнәләр иде.
Балалар белән сөйләшеп алдык.
Тимур Шахмин:
– Миңа биредә кызыклы күнегүләр бик ошый. Карагыз әле, ничек акча басарга өйрәнәбез...
Анастасия Чикурова:
– Монда шундый кызык, күңелле, керәсе генә килеп тора. Һәрвакыт кызыклы уеннар тәкъдим итәләр.
Елена Кондрашина – сыйныф җитәкчесе:
– Укучыларым дүшәмбе көн бирегә керүне көтеп кенә торалар. Биредә бөтен дөньяларын онытып шөгыльләнәләр. Хәтта каникулда да бу үзәккә килделәр. “ЯР“ психология үзәге хезмәткәрләре бик зур, кирәкле һәм файдалы эш башкаралар. Аларга олы рәхмәтемне җиткерәм.
Балагызга психологик ярдәм кирәк булса, “ЯР“ үзәгенә килегез.
Екатерина САМСОНОВА.