Район хуҗалыкларыннан Хөкүмәткә көн саен 58,3 тонна сөт озатыла. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,7 тоннага артык.
Бер сыердан савылган сөт күләме – 14,6 кило. Узган ел 0,6 килога кимрәк савылган. “Нәүрүз“ ширкәтендә көндәлек савым – 15,2, “Сарсак-Омга“да – 11,6, “Наҗар“да – 10,8, фермер хуҗалыкларында 13 килограмм тәшкил итә.