23 апрельдә “АК БАРС-Мед“ страховкалау компаниясе 9-14 сәгатьләрдә поликлиникада (Гоголь урамы, 10а) “Пациентның хокуклары “ дип аталган акция уздыра. Бу көнне теләге булган һәр кеше ТР дәвалау-профилактика учреждениеләрендә планлы рәвештә медицина ярдәме алу мәсьәләләре буенча түбәндәге белгечләргә мөрәҗәгать итә ала: офтальмолог, эндокринолог, аллерголог. Шулай ук страховкалау компаниясе вәкилләреннән дә мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Консультация - бушлай.
Моның өчен эш көннәрендә 8-16.30 сәгатьләрдә алдан язылу мәҗбүри. Телефон – 8(85551)25729. Табиблар алдан язылганнарны гына кабул итәчәк.