Әгерҗе районында Яшь педагоглар советы оешты. Аның җитәкчесе – 3нче мәктәптән Кристина Коробейникова.
Бүген әлеге мәктәптә Советның беренче семинар-практикумы узды. Аның эшендә яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Семинар кунаклары башта 3нче мәктәптә һәм 9нчы балалар бакчаларында ачык дәресләр карадылар, аннан мастер-классларда катнаштылар. Чара ачыктан-ачык сөйләшү белән тәмамланды.
Яшь педагогларны район мәграиф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләде.