9 апрельдә Мамадышта Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабы узды.
Әлеге бәйгедә Әгерҗе районы данын Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Көмеш телле гармун" ансамбле үзешчәннәре һәм Исәнбайның "Өмет" ветераннар ансамбле яклады.