Бөек Ватан сугышына багышланган Виртуаль музейлар бәйгесе кысаларында актив эзләнү эшләре алып барганы өчен Әгерҗе районы корпункты җитәкчесе Рәмзилә Шакирова ТР Милли музее-мемориалының Грамотасы белән бүләкләнде. Корпунктка “2015 елның иң яхшы корреспондент пункты“ Дипломы тапшырылды.
***
Сочида узган Олимпиада уеннарына әзерләнү һәм уздыруга, районда спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Николаевич Васильев, Күләгәш мәктәбе укытучысы Юрий Сергеевич Васильев, Бима мәктәбе укытучысы Виталий Семенов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Евгений Яркеев “Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI паралимпия уеннары“ истәлек медале һәм грамота белән бүләкләнделәр.