Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кичкетаңның Ак әбиләре
2016 елның 15 апреле, җомга
– Юбилеема кунаклар килә дигәч, Пермьнән тикле кайтып җиттем менә. Ходай насыйп иткәч, туксанынчы язымны каршылыйм бит. Балаларым бик рәхәттә, тәрбиядә яшәткәч, бу матур тормыштан кем туйсын, – дип каршы алды безне 90 яшьлек юбиляр Рәсимә әби ГАРИФУЛЛИНА.
Сугыш һәм сугыштан соңгы иң авыр чорларның авылдагы бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән әбиләрне юбилейлары белән котларга килеп керү белән алар үзләре бүгенге җитәкчеләргә рәхмәт укып, изге теләкләр тели башлыйлар. Бу юлы да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев ишектә күренү белән аларга рәхмәтләрен яудыра башлады Рәсимә апа. Шундый мәрхәмәтле, эчкерсез инде безнең Ак әбиләр. Югыйсә, без – урта буын һәм яшьләр алар алдында баш иеп, кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Заманында язучы Мөхәммәт Мәһдиев “сугыш чоры балаларына һәм итәк тулы бала белән тол калган хатыннарга һәр авыл уртасына һәйкәл куяр идем“, дигән иде. Тумышы белән Барҗы авылыннан булган Рәсимә апа да – менә шундый һәйкәлгә лаек тыл ветераны. Чатнама суыкларда япь-яшь авыл кызлары ач килеш Красный борда урман да кискәннәр, ерак басулардан төн кунарга кайтмый урак та урганнар, печән дә чапканнар, әле җитмәсә конюх та булып эшләгән Рәсимә апа.
– Яшь чак бит, беребез дә зарланмыйча Җиңү өчен кирәк дип эшләдек. Беркемнең дә “уф, ардым“, дип нормасын үтәми туктаганын, басудан эш ташлап кайтып киткәнен хәтерләмим. Яңа гына бәби тапкан хатыннар да, сабыйларын арбага салып, басуга тартып алып киләләр иде. Кайберләренең кырда эскерт төбендә бәби тапкан чаклары да булды. Хәзер шулар күз алдыма килә дә, и-и, сугыш чорында бу авыл хатыннары бигрәк түзем, нык булганнар инде дип шаккатам, – дип искә ала Рәсимә әби.
– Мин үзем дә әнигә шаккатам. Туксан яшендә дә бер тик торасы килми аның. Миңа барырдай эш кирәк дип йөри өйдә. Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек ярата. Өстәлдә юылмаган касә күрсә дә, шуны тизрәк юып куя, – ди килене Нәсимә.
– Әни шушы яшендә дә юл йөрергә ярата. Әле Пермьгә безгә алып китәбез, әле Әлмәттәге апада яшәп кайта. Ул бер дә зарлануны белми, балаларга кыенлык, мәшәкать китермәсәм ярар иде дип кенә тора. Кияү-киленнәре белән дә уртак тел табып, килешеп яши. Әнине сабый баладай тәрбияләп, көнгә әллә ничә тапкыр кан басымын үлчәп, даруын биреп торучы абыебызга һәм киленебезгә рәхмәт. Туган якны сагынып, кайтып керередәй туганыбыз булуга сөенеп туялмыйм, – диде Пермьдә яшәүче Гөлсинә ханым.
– Бик озак яшәдем бу дөньяда. Хөкүмәткә дә, балаларыма да һәрчак хәер-догада. Исән булсам, 95 яшемә тагын шулай җыелышып килерсез яме, балакайларым, – дип озатты безне Рәсимә әби.
ххх
Бу көнне Кичкетаңда Рәсимә әби белән бер көнне туган тагын бер юбиляр бар иде. Җитәкчеләр авылның Ак әбисе, шигырьләр язучы, 90 яшендә дә ишегалды тутырып чәчәкләр үстерүче Рәйсә әби Зарипованы да хөрмәтләп тәбрикләделәр. Аның турында кызы Рәмзия Җиһангәрәева газетабызның 23нче санында язып чыккан иде. Кичкетаң төбәгенең аяклы тарихы булган бу Ак әбиләргә хәерле гомерләр насыйп булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.
http://www.agryz-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Наркотикларны профилактикалауда иң мөһиме
Беренче чиратта наркоситуацияне эчке эшләр бүлеге контрольдә тота.
"Спутник" командасы ТР хоккей федерациясе призларына турнирның көмеш призеры булды
Финал матчында яшь хоккейчылар Түбән Камадан "Нефтехимик" командасына оттырды
Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атнасын яптылар
Актив катнашучылар грамоталар белән бүләкләнделәр
Әгерҗе шәһәренең 3 нче мәктәбе волейболчылары беренче урынны яуладылар
Яр Чаллыда кызлар арасында мәктәп волейбол лигасының зона этабы узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз