“Илһам“ җиңүчеләре арасында Әгерҗе укучылары да бар

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе узды һәм җиңүчеләр игълан ителде.

“Проза“ номинациясе җиңүчеләре арасында 4нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Аидә Исхакова (укытучысы – Әлфия Заһретдинова) һәм 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы Илвина Закирова (Гөлназ Закирова) да бар. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм китаплар тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International