Апрель аенда чисталык буенча 2 айлык игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кадыбаш авыл җирлегендә зур өмәләр үтте. Һәрбер учреждение үзенең территориясен чистартып зур көч куйды. Авыл халкы да бердәм рәвештә өмәгә кушылды.