Буби укуларына Америка университеты профессоры да килгән иде

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Иж-Бубыйда III төбәкара Буби укулары узды. Анда Әгерҗе, Сарман районнарыннан, Чаллы һәм Бөгелмәдән 50гә якын укучы һәм укытучы катнашты. Кунакларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде. Укуларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков, чит ил кунагы – Американың Вискосинский университеты  профессоры Юлай Шамиль-оглы катнашты. Ул татарча бик тә матур итеп сөйләшүе белән сокландырды.  

Укучылар һәм мөгаллимнәр түбәндәге төркемнәргә бүленеп эшләделәр: “Милләтебез хәзинәсе“, “Дөнья буйлап мәгърифәт нуры чәчкән Бубый мәдрәсәсе мөгаллим-шәкертләре“, “Күңелемнән ташып чыккан хисләр мәдрәсәгә барып тоташа“, “Татар мәдрәсә-мәктәпләрендә дөньяви фәннәрне укыту: укучыларда киң караш формалаштыру һәм үстерү“.

Һәр секциядә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан имзаланган грамоталар тапшырылды. Бер төркем укучыларга һәм мөгаллимнәргә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының һәм “Бубыйлар мирасы“ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International