Бубилар кубогы – Тирсә волейболчыларында

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар исемендәге кубокка волейбол ярышлары узды.

Ярышларда Тирсә, Әгерҗе, Иж-Бубый, Сарсак-Омга командалары көч сынашты. Бубилар кубогын Тирсә командасы волейболчылары алды. II урында – Әгерҗе, IIIдә – Иж-Бубый командасы.

Мондый ярышларны ел саен Бубилар укуы алдыннан уздыру планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International