Бүген Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсен тәмамлаучыларга тантаналы шартларда шәһадәтнамәләр тапшырылды. Биш кардәшебезгә кызыл шәһадәтнамә, җидесенә яшел таныклык тапшырылды. Бу аларга мәдрәсәдә туплаган гыйлемнәрен башкаларга да җиткерү мөмкинлеге бирә.
Гыйлем алу турындагы таныклыкларны шәкертләр район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин кулыннан кабул итеп алдылар. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.