Ялган хәбәр тарату – авыр җинаять

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Кеше тормышына куркыныч яный торган террорлык акты, шартлатырга, яндырырга әзерләнү турында ялган хәбәр тарату аеруча авыр җинаять булып санала.

 

Мондый ялган шалтыратулар гражданнар һәм дәүләткә дә шактый матди зыян китерә. Чөнки әлеге хәбәрнең дөресме-түгелме икәнлеген ачыклау өчен хокук саклау органнары, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә оператив төстә әлеге урынга чыгарга туры килә. Эш графигыннан чыгу алар өчен шактый кыйммәткә төшә. Аннан соң бинадан кешеләрне тиз арада чыгарып, шартлаткыч матдәне эзләргә керешәләр. Халыкны, бигрәк тә укучыларны, бакчадагы сабыйларны эвакуацияләгәндә балаларда курку хисе көчле була.  Берәүнең ялган хәбәр таратуы аркасында күпме кешенең вакыты юкка сарыф ителә.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: террорлык акты турында ялган хәбәр тарату авыр җинаять дип санала һәм моның өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Мондый җинаять кылучыны 14 яшьтән җаваплылыкка тарталар. Ә 14 яшькә кадәрге баланың телефоннан ялган хәбәр җиткерүе ата-ана өчен шактый кыйммәткә төшә. Әти-әниләр, балагыз белән бу турыда җитди сөйләшегез. 

Любовь ИМАНОВА,

коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International